Заманында Тукай исемендәге колхозның, район, Татарстанның иң өлгер комбайнчысы булып танылган, әле яңа гына Президент Указы нигезендә “Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дәрәҗәсенә лаек булган Тәүгелденең асыл ир-егете, фермер Илһам Баһавиев бүген аңа иярүче кулдашларының артуына сөенә.
– Мин белгәне дә, районда бүген 25ләп крестьян-фермер хуҗалыгы, мини, гаилә фермалары теркәлеп матур гына эшләп килә. Безнең сафлар ишәю ул ил табынын баету, гаилә янчыгына эшләү дигән сүз. Районда минем кебек җирен гомуми кырдан аерып алып, үз эшен 15-25 гектардан башлаучылар җитәрлек. Бергә-бергә ярдәмләшеп эшлибез, – ди.
– Районда Совет гаскәрләренең Көнбатыш төркемендә-Германиядә хезмәт итүчеләр ирекле җәмәгать оешмасының оешып, ныклап торып эшләп китүенә дә шатланам. Бу эш башында үземнең дә булуым белән чиксез горурланам. Хәзер безнең оешманың үз байрагы, Уставы, хәрби формасы бар. Апаста быелгы Җиңү Парадында катнашуыбыз да хәтергә нык уелып калды. Венгрия, Чехословакиядә хезмәт итүчеләр дә бүген үз оешмаларын булдыру теләге белән януын хуплыйм, моңа алынган Зур Балтай авыл җирлеге башлыгы Рифгать Хәбибуллинга уңышлар телим.
Фермер Баһавиев дәүләт программаларында да уңышлы катнаша. Мәсәлән, берничә ел элек ул “Грант-Лизинг” буенча ташламалы бәядән яңа тракторлы булды.
– Үз эшемне иске, үзем металл ватыгыннан аралап алган, бакча артында яңадан җыйган техника белән башлаган идем. Җир эше җиңелләрдән түгел. Россия җитәкчелегенең импорт товарларны үзебезнекенә алыштыру, азык-төлекне үз кырларыбыз, техниканы үз завод-фабрикаларыбызда җитештерүгә йөз тотуын халык күптән көтте. Безнең ил, безнең Татарстан бай, халкыбыз тырыш, киләчәгебез дә үзебезнең кулларда. Районыбызда да уңай үзгәрешләр һәм төзелешләр күп. Яшибез, болай булгач!