Коры җил, атмосфера һәм туфрак корылыгы кебек куркыныч табигать күренешләре аркасында килеп туган азык-төлек куркынычсызлыгын юкка чыгару максатыннан гадәттән тыш хәл режимы кертелде , – дип яза intertat.ru.
1 июльдән әлеге режим Татарстанның 27 район биләмәсендә игълан ителде. Алар – Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлки, Әлмәт, Апас, Баулы, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Сарман, Спас, Тәтеш, Чирмешән һәм Ютазы районнары.