Апасның “Кояшкай” бакчасы 1 миллион сумлык грант отты

2015 елның 7 июле, сишәмбе
Ике дәүләт телендә дә эш алып баручы балалар бакчалары арасында оештырылган “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” республика конкурсы тәмамланды. Апасның “Кояшкай” балалар бакчасы әлеге бәйгедә җиңү яулады һәм 1 миллион сумлык грантка ия булды. Шулай ук бакчаның рус теле укытучысы Нурия Камалетдинова аерым уңышлары өчен бүләкләнде. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International