Район хуҗалыкларыннан составында спирт булган 35,7 литр эчемлек кулланылыштан алынган

2015 елның 16 июле, пәнҗешәмбе
Кулланучылар хокукын яклау буенча әйдәп баручы белгеч Гөлнара Абдрахманова сүзләренчә, Республикада спиртлы эчемлекләр һәм көмешкә сатуга каршы көрәш буенча ункөнлек игълан ителде. Ул 20 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Шушы ункөнлек нигезендә, оешмаларда, кибетләрдә һәм шәхси хуҗалыкларда яңа кабул ителгән законның үтәлеше тикшерелә. Хуҗалыклардан составында спирт булган 35,7 литр эчемлек кулланылыштан алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International