“Салават күпере” балалар бакчасы да капиталь төзекләндереләчәк
2015 елның 16 июле, пәнҗешәмбе
Районда 36 балалар бакчасы бар. Аларда 835 бала тәрбияләнә. Әти-әниләр һәм балалар өчен уңайлылыклар арта бара. Киләсе елга республика программасына нигезләнеп, “Салават күпере” балалар бакчасы капиталь төзекләндереләчәк. Әле күптән түгел генә биредә 30 балага исәпләнгән яңа группа ачылган иде. Бүгенге көндә исә “Кояшкай” бакчасында төзекләндерү эшләре дәвам итә. Анда шулай ук 30 балага исәпләнгән яңа группа ачылачак, – ди район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ранис Әхмәтшин.