Свияжский бистәсендәге “Ләйсән” балалар бакчасын төзү өчен 60 миллион сум акча сарыф ителгән

2015 елның 21 июле, сишәмбе

Татарстанда 30 уникаль республика президент программасы эшләп килә. Аларның берсе – “Балалар бакчалары төзү”. Узган ел республикакүләм программага нигезләнеп Свияжский бистәсендә дә яңа балалар бакчасы ачылды. Ул 80 балага исәпләнгән. Бакчаны төзү өчен 60 миллион сум акча сарыф ителгән.

“Ләйсән” балалар бакчасы нәниләре өчен барлык шартлар да тудырылган.

– Бакча – әти-әниләрнең балаларын китереп калдыру урыны гына түгел, киләчәктә тормышка яраклы итеп тәрбияләү урыны да булырга тиеш, – дигән иде бакчаны ачу тантанасына килгән Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов. Коллективыбыз шуңа омтыла да. Без һәр балага индивидуаль якын килеп, сәләтен күреп эшләргә тырышабыз. Барлык балалар да сәләтле. Бары тик кечкенәдән ул сәләтне ача белергә генә кирәк. Тырышлыгыбыз уңышларыбызда чагыла. Безнең бакча нәниләре – һәр бәйгенең үзәгендә. Ә тәрбиячеләргә эшләр өчен барлык шартлар да бар”, – ди бакча мөдире Гөлира Кадыйрова.

“Ләйсән” балалар бакчасында бар да заманча, уңайлы, якты, иркен. Урамдагы уен мәйданчыгы да зәвык белән эшләнгән, нәниләрне тартып тора.

– Улым Әмир бакчага бик яратып йөри. Хәтта ял көннәрендә дә: “Бакчага барам!” – дип торып утыра. Биредә бик тәмле, сыйфатлы итеп ашаталар. Җырларга, биергә, кул эшләренә дә өйрәтәләр, дәресләр дә кызыклы үтә. Без бик канәгать, – ди Апастан Алисә Зәйнетдинова.

Әле күптән түгел генә Свияжский бистәсенең “Ләйсән“ балалар бакчасы нәниләре хакимияттә, район башлыгы янында кунакта булдылар. Алар яраткан шигырьләрен сөйләделәр һәм үзләренең күптәнге хыяллары – “Алтын алка” боз сараена йөрергә мөмкинлек тудырганы өчен рәхмәтләрен җиткерделәр. Район башлыгын үзләренә дә кунакка чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International