Районда беренчеләрдән булып “Свияга” берләшмәсе игенчеләре уракка чыктылар.
– Бүгенге көндә басуларда 11 комбайн эшли. Икмәкнең чыгышы яхшы. Көзге бодай гектарыннан 27 центнер чыга. Үстерелгән икмәкнең бер генә бөртеген дә югалтмыйча җыеп алырга без әзер, - ди Горбунов берләшмәсе җитәкчесе Кәфил Гыймранов. Суктырылган икмәкне Каратун ашлык кабул итү пунктына ташыйлар.
– Бөртек эшкәртү агрегатларыбыз күптән әзер, быелгы икмәкне кабул итүдә өзеклекләр булмаячак, - ди Каратун ашлык кабул итү пункты җитәкчесе Александр Горохов.