Дәүләки терлекчелек фермасы савымчысы республикакүләм бәйгедә катнашты

2015 елның 24 июле, җомга
Питрәч районында узган 42 нче республикакүләм савымчылар бәйгесендә безнең районнан Дәүләки терлекчелек фермасы савымчысы, бу хезмәттә 35 ел эшләүче Әлфия Әюпова катнашты. Бәйгедә сынатмады ул, иң күп стажлы, тәҗрибәле савымчы буларак кыйммәтле бүләкләргә лаек булды. Биредә берүк вакытта терлекчелек буенча белгечләр дә ярышты. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча белгеч-консультанты Искәндәр Шәмсетдинов республика буенча өченче урынны алды һәм Диплом, медаль һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International