Авыл халкы да аңа изге теләкләрен, рәхмәт сүзләрен ирештерде.
– Авырып китсәң, барырга фельдшер-акушерлык пункты бар. Инде менә клуб өчен дә сөенеп туя алмыйбыз. Авыл яныдагы чишмә дә безнең горурлыгыбыз. Бу эшләрнең барысына да күпме хезмәт салынган, – диде хезмәт ветераны Галия апа Нәбиуллина.
100 урынга исәпләнгән, 203,9 квадрат метр мәйдан биләгән әлеге клуб декабрь аенда төзелә башлаган иде. Санаулы айлар эчендә, иске, бер гасырдан артык тарихы булган клуб урынына яңасы калкып чыкты һәм эшен башлап та җибәрде. Бина эчендә шулай ук китапханәдә урын алган. Үзешчән сәнгать түгәрәкләре алып бару өчен дә мөмкинлекләр бар.
– Клубка яшьләр бик күп йөри. Олысы-кечесе сәхнәгә гашыйк. Иске генә клубта да нинди генә бәйрәмнәр оештырмадык. Яңасында тагын да мөмкинлекләребез артты, – ди клуб мөдире Альмирә Сәлахова. Бу көнне клуб янында җыр-моң кичкә кадәр агылды. Кичен исә авыл яшьләре клубка дискотекага ашыкты.
Районда соңгы ике ел эчендә өч авыл клубы төзелде. Карабай, Дүртиле һәм Югары Акхуҗа авыллары халкы өчен бу күптән көтелгән шатлыклы вакыйга булды. Тиздән Аюкөйдергән авылында да әлеге республика программасы нигезендә яңа мәдәният учагы ачылачак. Бүген анда тулы куәтенә төзелеш эшләре бара.