“Яшь гаилә” программасынан 2014 елда 25 гаилә файдаланган. Быел 6 гаилә әлеге программа нигезендә йорт салу эшенә керешкән.
“Яшь гаилә” программасы нигезендә 150 гаилә чиратта тора. Әлеге программага яшь гаиләләр, 35 яшькәчә яшь белгечләр баса ала.
Авыл җирендә яшәүче яшьләр өчен әлеге программа һәм республика казнасыннан күчкән акчалар зур ярдәм. Морзаларда яшәүче Алмаз һәм Алсу Яппаровлар да йортларын дәүләтнең әлеге ярдәме белән салып чыккан. Алсу – Каратун мәктәбендә химия-биология укыта. Тормыш иптәше Алмаз төзелеш эшләрендә йөри. Әлеге гаиләдә өч бала үсә.
– Яшь гаилә программасы безгә зур ярдәм итте. Шуңа ана капиталы акчасын да куштык. Өебез зур, якты. Бала үстерү өчен дә, үзебез өчен дә барлык уңайлыклар да бар. Үзебез эшләгән акчага гына йортны тиз арада салып чыга алмаган булыр идек. Бер ел эчендә яңа нигезгә күчтек. Яшь гаиләләргә мондый ярдәм бик кирәк, безгә ярдәм итүчеләргә рәхмәт, – ди Алсу Яппарова.
Акхуҗада яшәүче Антоновлар да йортларын әлеге программа һәм Ана капиталы акчасын кулланып төзегәннәр. Антоновлар авыл хуҗалыгы тармагында эшлиләр. Гаилә башлыгы Анатолий фермада оператор булса, хуҗабикә Наташа сыер сава.
– Өч балабыз өчен дә, үзебез өчен дә сөенеп бетә алмыйбыз. Дәүләт шундый зур мөмкинчелек бирде. Без бик канәгать. Яңа йортка күчү – шатлыклы вакыйга, – диләр алар.