Татарстан юллар салуга 307 млн сум акча алачак

2015 елның 28 июле, сишәмбе

Россия Хөкүмәте Татарстанга автомобиль юллары төзүгә 307 млн сум акча бүлгән. Субсидияләрне илнең 52 төбәге алган. Аларның гомуми күләме 4,5 млрд сум тәшкил иткән, диелгән Россия Хөкүмәте сайтында.

РФ Хөкүмәте карарында аңлатма язуында: "Әлеге акчалар төбәк, муниципальара һәм җирле автомобиль юллары челтәренең озынлыгын арттыруга ярдәм итәчәк", - диелгән.

Акчалар "2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр авыл территорияләрен тотрыклы үстерү" федераль максатчан программасы кысаларында бүленә.

Тиеш карар РФ Транспорт министрлыгы тарафыннан әзерләнгән. Документ 16 июль көнне Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында каралган һәм хупланган.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International