Татарстанда җылы һәм коры һава торышы саклана

2015 елның 28 июле, сишәмбе
Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә, 28 июльдә, республикада алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми.
Төнлә температура Татарстанда 10-15 градус җылы тәшкил итә, көндез - 23-28 градус җылы.
Көндез бигрәк тә Апас,Тәтеш һәм Буада 24-28 градус җылы булачак, төнлә  Яшел Үзән, Арча, Лаеш һәм Мамадышта – 13-15.
Ә Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Зәйдә – 23-25 градус җылы, төнлә Әгерҗе, Минзәлә, Чаллыда – 10-13.
Казанда шулай ук алмашынучан болытлы һава. Төнлә температура 13-15 градус җылы тәшкил итәчәк, көндез – 25-27.
29 июль төнендә республикада алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Температура 11 градус җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International