Бу көннәрдә район мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Замандаш“ агитбригадасы басуда, ындыр табакларында икмәк язмышын кайгыртучы райондашларыбызны ял иттерә. Аларны һәр җирдә көтеп алалар. Җырчыларыбыз Айрат Айтуганов, Гөлия һәм Алберт Сәләхетдиновлар, Рамилә Вавилова, Рөстәм Зиннәтуллин, шофер Айрат Миңнегалиев сәгать-минут белән исәпләшмиләр.
– Кырда, ындыр табакларында намус белән хезмәт итүче һәркем күңелдә соклану тудыра. Аларны көндезге, кичке аш сәгатьләрендә ял иттерергә тырышабыз. Җырларыбыз авыр, катлаулы эшләрендә яңа көч-дәрт өстәсен. Исән-имин эшләсеннәр иде, – ди мәдәният бүлеге җитәкчесе Луиза Сафина.