“Свияга“ берләшмәсенең алдынгы комбайнчылары – әтиле-уллы Фирдүс һәм Ринат Ибәтуллиннар вымпел һәм акчалата премиягә лаек булдылар

2015 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

“Свияга“ берләшмәсенең алдынгы комбайнчылары – әтиле-уллы Фирдүс һәм Ринат Ибәтуллиннар “Клаас“ комбайнында сезон башыннан 1 мең тонна иген суктырып вымпел һәм акчалата премиягә лаек булдылар. Ринат әтисе янында берничә ел ярдәмче булып эшли.

– Урак вакытында Казаннан ярдәмгә кайттым. Узган ел беренчелекне алып булмаган иде, быел тырыштык. Беренче булу рәхәт икән, – ди Ринат.

Бу өлгер игенче-механизаторлар алга таба да сынатмаслар.

Район башлыгы игенчеләргә саулык-сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, игеннәрне югалтуларсыз җыеп алуларын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International