Бакча йортның капкаларын киң ачып каршы алдылар безне Лаеш районының Комлы Кавәл авылында. Чөнки биредә балалары янында бәхетле картлык кичерүче Бибисара әби Бикмөхәммәтовага 90 яшь тулган.
Бибисара әби тумышы белән Түбән Барыш авылыннан икән. Шәмбалыкчының Корбангали исемле егетенә тормышка чыгып биш бала үстерәләр. Ире вафатыннан соң балалары аны ялгызын калдырмыйлар, үзләре янына Казанга алып китәләр. Ә җәй айларында барысы бергә бакча-йортка киләләр. Шәмбалыкчыга да еш кайтып йөриләр.
– Бик тә бәхетле картлык кичерәм мин балаларым, онык-оныкчыкларым янында. Тормышның кыенлыгын, хәсрәтен дә күп күрдем. Ир, бала югалту ачысын да кичердем. 90 яшькә җитәрмен дип уйламаган идем, шөкер бу көннәрне дә күрдем, – ди Бибисара әби.
Өч кызы Гөлшат, Гөлнур, Гөлназ, кияүләре, җиде онык, алты оныкчыгы аның өчен өзелеп торалар. Бибисара әби үткәннәрне дә хәтерендә яңартты. Урман кисү, окоп казулар үзәгенә үткән аның. “Түзсә дә түзә икән адәм баласы, ул михнәтләр башка кабатланмасын гына“, – ди ул.