50 генә йортлык Кече Бакырчы авылы мәчете имамы Фәрит хәзрәт Хафизов, Апас мөслимәләр оешмасы вәкиле Рәмзия Гыйльманова, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт, Урта Балтай авылы мулласы Азат хәзрәт, остабикә Сария Низамова башлангычы белән мәхәлләнең “Фәтхелислам” мәчетендә 3-9 августта балалар мөселман җәйге лагеры оештырылды.
-Анда 2-15 яшьлек 21 бала йөрде. Шәһәрләрдән әби-бабай янына кунакка кайткан сабыйларга да, авыл балаларына да биредә шуның кадәр ошады-алар бераваздан укытучы апалары, мулла бабайлардан да шундый файдалы, әдәп-тәртипкә генә өйрәтүче лагерьның киләсе җәйдә дә оештырылуын сорадылар. Мәчеткә мәрхәмәтле авылдашларым керткән күчтәнәчләргә бик сөенделәр. Шәкертләр өчен Олы Бакырчыга Шәүкәт Галиев музеена оештырылган музейга сәяхәт тә бик ошады-аларны якташ шагыйребезнең гыйбрәтле тормыш юлы, иҗаты белән Рәшит һәм Мөнәвәрә Гыйльметдиновлар таныштырды. Лагерны оештыруда, балаларны тәмле аш-су белән тәэмин итүдә ихластан булышкан Гөлназ Рәхимова, Маһинур Гәрәева, иганәчеләр Сөембикә Сираҗева, Фирая Сөнгатуллина, Нурания Гатауллина. Гөлфизә, Нурания, Гөлназ һәм Гөлшат Сибгатуллина гаиләләренә балалар һәм әти- әниләр исеменнән чиксез рәхмәт. Авылыбыз күрке булган бу иман йорты-мәчетне хәләл акчасына салган Фәтхелислам Сибгатуллин нәселенә, бу изге, саваплы эшкә үз өлешен керткән һәркемгә Аллаһының олы рәхмәте иңсен. Исән-сау, бәрәкәтле һәм бик бәхетле яшәгез, хөрмәтле авылдашлар, -дип язган безгә Мәскәүдә яшәүче.