Сентябрь-май айларында мәктәп укучылары катнашында барлыгы 12 төрдә районкүләм 55 ярыш уздырылган. Апасның яшь спорт сөючеләре 25 зональ, 12 Татарстан һәм Россиякүләм бәйгеләрдә катнашкан. Нәтиҗәләлек буенча иң зур баллны-40 берәмлек-Апас мәктәбе җыйган. 65,5 балл белән Чүрибураш мәктәбе икенче, Биеш мәктәбе өченче урында (91 балл). Каратун мәктәбе баллары 97 берәмлеккә тигез (дүртенче күрсәткеч). Күккүз мәктәбе 121 (5 урын), Болынбалыкчы мәктәбе спортта 134 балл җыйган ( 6 урын).
-Килдураз мәктәбе 136, Морзалар-186, Урта балтай-195, Табар Черкене-202, Дәүләки-208, Чирмешән-214, Иске Йомралы-247, Бакырчы-262, Кече Болгаер-264, Кызылтау-275, Дәвеш-283, Сатмыш-317, Ындырчы-317,5, Кабыккүпер мәктәбе махсус график-формула буенча 350 балл туплаган. Яулаган урыннар, баллар мәктәп директорлары, физкул тура укытуылары эшенә бәяләгәндә аерым исәпкә алына,-дип белдерә Рафис Хәбибуллин.