Соңгы араларда район табибларына аяк-кулын эт-мәче тешләгән, тырнаган 32 апаслы мөрәҗәгать иткән

2015 елның 14 августы, җомга

1 августка район табибларына һәм ветеринария идарәсе белгечләренә аяк-кулын эт-мәче тешләгән, тырнаган 32 апаслы мөрәҗәгать иткән. Алар кеше тәненә салган кечкенә генә яраның да куркыныч тудыруын аңлаучылар шундук белгечләргә йөгерә-столбняк авыруы бер хәл, котыру авыруы дигәннәре дә бар хәзер бу җиһанда! Котыру авырулы төлке, мәче-этнең селәгәе белән күчүче бу вирус кеше организмына эләксә очлыклардагы нерв системасын җимерә башлый. Аннан үзәк нерв системасына, арка миенә үтә, Кешенең баш миенә килеп җиткәч соң була инде-кешене коткару мөмкин түгел дип санала. Ел башыннан шушы йогышлы авыру, вирус йөртүче эт-мәчеләр 8 торак пунктта 13 тапкыр кешеләргә, йорт хайваннарына ташланды. Биологик тикшеренүләр, анализ нәтиҗәләре расланып, бу кыргыйлашкан, иясез һәм йорт хайваннары, аларның түшкәләре юк ителде, яки табиблар күзәтүе астында үз үлемнәре белән үлде.

-Элеккеге “тук” елларда районда ферма тирәләре, урман-басуларда җәнлек сукмакларына вакциналы итле алдавычлар куела иде. Без хәзер дә 50 мең дозалык шундый котыру авыруын кисәтү, йөгәнләүдә нәтиҗәле чара булып саналган препаратларга Казанга заказ-заявка җибәрәбез, тик 2 ел инде аны үзәкләштерелгән тәртиптә ала алганыбыз юк. Татарстанның кайбер районнарында өй һәм кыргый хайваннарда  котыру авыруы ачыклануның берничә дистә белән исәпләнүе билгеле,-ди районның баш эпизоотологы Нәгыйм Галиуллин.-Иясез эт-мәчеләр дә район халкына сизелерлек зыян сала, кош-кортларның еш югалуы шуны раслый. Бу очракта авыл җирлегенә хәбәр салып, аучылар, белгечләр белән бергәләп эшләү генә нәтиҗә бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International