Районда 5 участок мал табибы һәм ветеринария фельдшерлары шәхси һәм җәмәгать секторларындагы 24 меңнән артык йорт хайваннары сәламәтлеге сагында торалар

2015 елның 18 августы, сишәмбе
Бүген районның Апас ветеринария участогы табибы булып Радик Сабирҗанов эшли. Борнаш ветучастогын Марат Гайфуллин, Кызылтауда-Азат Кәлимуллин җитәкли. Ишеево ветеринария участогы табибы-Таһир Шәйхетдинов һәм Акхуҗа ветучастогы баш белгече-Рафил Хәлилов. Шушы 5 участок мал табибы һәм  ветеринария фельдшерлары шәхси һәм җәмәгать секторларындагы 24 меңнән артык йорт хайваннары сәламәтлеге сагында торалар. Борнашта былтыр, Йомралыда быел яңа типлы, модульле ветеринария пунктлары төзелде. Районда кыргый җәнлекләр, йорт хайваннары арасында төрле йогышлы авыруларны булдырмау һәм чирле терлекнең читтән район территориясенә үтеп кермәве, терлекләрне вакытында дәвалау чаралары өчен җаваплы белгечләребезгә исәнлек-саулык, тынгысыз эшләрендә уңышлар телик.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International