Апаслылар мал-мөлкәтне янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры китереп сакларга тиеш

2015 елның 18 августы, сишәмбе
Коры терлек азыгы янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры китереп саклауга куелырга тиеш. Салам-печән эскертләре электр линиясеннән кимендә 15 метр, юллардан 20 метр, корылмалардан 50 метр ераклыкта урнаштырылырга тиеш. Прессланган салам-печән штабельләрнең мәйданы 500, эскерт-150 квадрат метрдан арттырылырга тиеш түгел. Эскерт-штабельләр тирәсе 4 метр киңлектә сукаланырга, аралары 15 метрдан да ким булмаска тиеш. Бу кагыйдәләр янгын чыгуны кисәтү, аның киң таралмавы өчен беренче алшарт. Мал-мөлкәтенең сакланышы саклыкта һәм таләп-кагыйдәләрне төгәл үтәүдә булуын онытмыйк, – ди район янгын күзәтчелеге  дәүләт инспекторы Илдар Вәлиев.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International