Район хокук сакчылары су спорты буенча Бөтендөнья Чемпионатыннан кайттылар

2015 елның 19 августы, чәршәмбе

Казанда июль-август айларында су спорты буенча Бөтендөнья Чемпионатларында хокук сакчылары рәтенә бер ай элек район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә кушылды.

-Казанда 2 ел элек үткән Универсиадага без үзебезнең 16 хезмәткәрне 1 айлык хезмәт командировкасына озаткан идек. Барысы исән-имин, бүләкләр белән кайттылар, Апасыбызга тап төшермәделәр. Казанда үткән быелгы дөнья чемпионаты объектларында безнең 8 хезмәткәребез-Фәнис Шәрәфуллин, Дамир Гыйниятуллин, Илнар Шәйхетдинов. Илшат Мухамов, Рамил Ибраһимов, Николай Петухов, Рәсим Гатауллин һәм Илшат Вафин тәүлек буе сакта торды. Безнең җаваплылыктагы участокта Закон бозуларга юл куелмады, тәртип һәм оешканлык югары дәрәҗәдә булуы билгеләп үтелде, егетләргә зур рәхмәт,-дип шатлыгы белән уртаклашты район эчке эшләр бүләге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International