Машина йөртүчеләрне Апасның Красноармейская урамы буйлап хәрәкәт иткәндә аеруча игътибарлырак булырга чакырабыз

2015 елның 21 августы, җомга
Бу урамнан хәрәкәт иткәндә аеруча саклык һәм игътибарлык кирәк. Бигрәк тә мәктәп һәм “Кояшкай” балалар бакчасы тирәсеннән үткәндә юл билгеләренә карап йөрү мөһим. Бакча каршындагы юлдан тизлек сәгатенә 20 километрдан да артык булырга тиеш түгел-бу хакта яңа куелган юл билгеләре искәртә. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт программасы буенча Апас мәктәбе һәм балалар бакчасы каршында тротуарлар юлдан челтәрле тимер койма белән чикләнде. Балалар бакчасы каршында кояш батарейкалары белән эшләүче өстәмә кисәтү светофоры мотажланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International