Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Данис Гайфетдиновка Россия Президентының Рәхмәт Хатын һәм истәлекле медаль тапшырдылар

2015 елның 21 августы, җомга
Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Данис Гайфетдинов Сочида 2014 елда узган Олимпия уеннарында 3 айлык хезмәт командировкасында үзен яхшы яктан гына таныткан. 18 августта район эчке эшләр бүлегенең иртәнге киңәшмәсендә аңа хезмәттәшләре алдында Россия Президентының Рәхмәт Хаты һәм истәлекле медаль тапшырылды. Иртәнге киңәшмәдә быел Казанда  июль-август айларында су спорты дөнья чемпионаты объектларында тәртип саклаган район эчке эшләр бүлегенең тагын сигез хезмәткәре дә бүләкләнде. Рәхмәт Хатлары, Грамоталарга Татартан Эчке эшләр министры Артем Хохорин кул куйган. Котлыйбыз, авыр һәм җаваплы хезмәтегездә яңа уңышлар телибез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International