Апас егете “Батырлар бәйгесендә” көч сынашты

2015 елның 24 августы, дүшәмбе

 Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда зур көрәш бәйгесе үтте. Биредә зал тутырып диярлек тамашачы җыелган. - Татарча көрәш ярышлары өчен бу гайре табигый булмаган хәл. Татарстан чемпионаты кебек дәрәҗәле бәйгеләрдә дә әлеге мәшһүр көрәш сараена моның кадәр халык җыелганы юк. Ә “Батырлар бәйгесе” җыя алды. Димәк, соңгы тапкыр моннан өч ел элек уздырылган тамаша сагындырган, дип яза intertat.ru.

Бу зур бәйгедә безнең Апас егете Рафаэль Хәсәнов та көч сынашты. Ул 65 килограмм үлчәмдә Әлмәт көрәшчесе 31 яшьлек Рузил Ганиев белән көрәште. Рафаэль җиңүгә ирешә алмаса да, шактый гына уңышлы чыгыш ясаган. Шундый зур чарада катнашу һәм үзеннән 9 яшькә олы көндәш белән көч сынашу да үзе бер горурлык бит. Рафаэльгә алга таба зур җиңүләргә ирешүен теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International