Дәүләт Ветеринария инспекциясенең Апас территориаль бүлеге җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин белдерүенчә, 5 кешелек коллектив Татарстанның 8 районында ветеринария халәтен күз уңында тота. Быел алар Апас, Кайбыч, Югары Ослан, Кама Тамагы, Тәтеш, Буа, Чүпрәле, Яшел Үзән районнарында планлы 9, планнан тыш 33 тикшерү үткәргән. Планлаштырылган тикшерүләр һәм планнан тыш урыннарга чыгып документаль тикшерүләр җирле прокуратура белән килештерелә. Алар нәтиҗәсендә 18 предписание язылган, таләп-кагыйдәләрне үтәмәүчеләргә 116 мең сумлык 23 протокол рәсмиләштерелгән.
Дәүләт ветеринария инспекторлары ЮХИДИ хезмәткәрләре белән бергә 8 районда юл-мобиль постларында терлек, терлек азыгы, ит продукциясе ташучы 750 транспорт чарасын тикшереп, гаеплеләргә 169 протокол язылган һәм 484 мең сумлык административ штраф салынуны дәлилләп, шуның кадәрле үк карар чыгарылган.
Инспекторлар шушы чорда 8 район территорияләрендәге 341 үләт базы, терлек каберлекләре, “Бэккер” чокырларын “айкап чыккан”. 39 кагыйдә, Закон бозулар ачыкланган һәм бу эшләр тиешле чара күрү өчен җирле прокуратураларга тапшырылган.
Ветеринария турындагы Россия, Татарстан Законнары үтәлүне тәэмин итү максатында инспекторлар 289 тапкыр базарларда ит, терлекчелек продуктларын сату, кулланучыларга тәкъдим итү нокталарын тикшергән. Закон-таләпләрнең 52 тапкыр тупас бозылуы ачыкланган, гаеплеләргә 345 мең сумлык штраф санкцияләре кулланылган.
-Документсыз ит, терлек, шикле ит продуктлары тәкъдим итүчеләр булса безгә хәбәр итегез. Азык-төлек куркынычсызлыгы, районыбызга терлек авырулары үтеп кермәсен өчен без тиешле чаралар күрәчәкбез,-диләр инспекторлар.