– Кечкенәдән гармунда уйныйм. Тормыш иптәшем дә җыр-моңга гашыйк, – диде Иске Йомралыдан Гөлфия апа Ибраһимова.
Алар чыгышын халык алкышларга күмде. Бәйрәмне алып баручы Гөлия Сәлахетдинова да бу юлы тормыш иптәше Альбертны үзе гармунда уйнап җырлатты.
Бу көнне җыр-моңнар шактый озак дәвам итте. Халык рәхәтләнеп ял итеп, мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәтле булып, күтәренке рухта өйләренә таралды.