Апас районында 1796 укучы мәктәп парталары артына утырды

2015 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе
Апас районында быел барлыгы 1796 бала мәктәп парталары артына утырачак. Шуларның 202се беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Районда 10 урта, тугыз төп, җиде башлангыч һәм 36 балалар бакчасы эшләп килә. Шулай ук барлык балалар бакчалары да бүген нәниләр кабул итә башлый. Хәерле сәгатьтә! Барысы да уңышлы булсын!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International