Каратун мәктәбендә быел 11 авылдан килеп белем алачаклар

2015 елның 7 сентябре, дүшәмбе

Каратун мәктәбе коллективы да уку елын күтәренке кәеф белән каршы алды. Быел биредә 11 авылдан килеп белем алачаклар. Беренче класска 28 бала керде. 29 укучы исә быел унберенче классны тәмамлый.

– Мәктәбебез елдан-ел яңара, матурлана, белем алу өчен барлык шартлар бар, укытучыларыбыз берсеннән-берсе сәләтле. Быел мәктәпнең спорт залын тулысынча яңарттык. Мәктәп янәшәсендә ике спорт мәйданчыгы калкып чыкты. Хәзер балалар биредә рәхәтләнеп футбол, волейбол, баскетбол уйный. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару, спортка тартылу укучыларыбыз өчен бик мөһим, – диде мәктәпнең директоры Зөһрә Хәева. Район башлыгы җитәкчелегендәге делегация дә әлеге үзгәрешләр һәм яңалыклар белән танышып чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International