Иске Йомралы урта мәктәбендә 62 бала укый. Быел алты бала мәктәп бусагасыннан тәүге тапкыр үтеп, белем дөньясына сәяхәткә кузгалды, ә 4 укучы 2016 елда унберенче сыйныфны тәмамлаячак.
-Бик шатланып әйтә алам-безнең мәктәпне тәмалаучылар, яки балалары укыган әти-әниләр быелгы уку елына әзерләнгәндә зур ярдәм кулы суздылар. Галия һәм Фердинанд Гарифуллиннар гаиләсе мәктәп китапханәсенә күпләп балалар китаплары бүләк итте. Авылыбыз фермеры гаиләсе-Рамилә һәм Марат Мингазовлар буяулар китерде. Әминә һәм Рөстәм Мингазиевлар гаиләсе үзләре һәм балалары укыган мәктәпкә видеокүзәтү системасы урнаштыруда акчалата ярдәм күрсәттеләр. Быел унберенче сыйныф тәмамлап, өлгергәнлек аттестаты алган 7 укучыбыз география-тарих классларын матурлауда катнаштылар. Барыгызга да зур рәхмәт, “Үз мәктәбеңә булыш!” акциясе дәвам итә!