Районның тагын 7 гаиләсе Ана капиталы сертификатына ия булды

2015 елның 9 сентябре, чәршәмбе
ЗАГС бинасында кабат әни булу бәхетен татыган 7 гаиләгә тантаналы шартларда Ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Әниләр арасында икенче һәм өченче бәләкәчләрен алып кайтучылар бар иде.
Район пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Шамил Гаффаров сүзләренчә, бүгенге көндә 1030 гаилә ана капиталына ия булган, аларның 850се аны максатчан файдаланган да инде. Бүген сертификатның күләме – 453 мең 26 сум. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина да бәхетле әниләргә изге теләкләрен юллады. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International