Апаста җиденче “Зәлидә” бүген һәм шул ук урында узачак

2015 елның 9 сентябре, чәршәмбе
2 сентябрьдә район Мәдәният йорты каршында оештырылган алтынчы “Зәлидә” яңгыр башланмаса, гадәттәгечә кичке тугыз-унсыз төгәлләнмәячәк иде әле. Алай да халык уеннары, җыр-бию яратучылар яңгыр сибәли башлагач фойега кереп тамашаны дәвам иттеләр. Монысында да апаслыларны Биеш, Каратун һәм Балтайдан килгән һәвәскәрләр, җирле клуб, Мәдәният үзәкләре хезмәткәрләре рәхәтләнеп ял иттерде.
– Апаста җиденче кичке “Зәлидә” уеннары 9 сентябрьдә узачак, килегез, – диделөр район мәдәният бүлегендә. Апас мәдәният йорты коллективы монысын тагын да кызыклырак итеп үткәрергә әзерләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International