Хәзерге корылыклы һава шартларында уҗым культуралары чәчү мәйданының яртысын биләсә дә артык була алмый. Басуларда көзге рапс, арпа сортлары әйләнешкә керә. Рәхимов исемендәге хуҗалык быел яңа уҗым культурасы- РЫЖИК сортын 500 гектарда чәчеп, сынап карарга булды. Ул көзге рапс сыманрак, чәчәге дә шундый ук сары төстә, тик кузагы без көтүче сумкасы дип әйтергә күнеккәнчә, өчпочмак рәвешле майлы культура. Силосы бик яхшы, туклыклы була, орлыгынннан май алырга мөмкин.
-Сентябрьгә районда 6700 гектарда көзге бодай, 4800 гектарда көзге арыш чәчелде. Барлык уҗымнар мәйданын быел 13 мең гектарга җиткерү бурычы сыйфатлы һәм тиешле вакытта үтәлә,-дип саный районның баш агрономы Нияз Гыйсмәтуллин.
Балтай якларында көзге чәчү эшләрендә катнашкан Марсель Мингазов, Илдар Хөснетдинов, Азат Абзалов, Ранис Әхмәтов һәм Илзидә Әнвәрова бөртекләрнең август аенда ук яхшылап әзерләнгән туфракка салынуын яхшыга юрыйлар.
-Вакытында яуган көзге яңгыр, җылы кояш нурларында уҗымнар көч җыеп, ныгып кала,-ди Кызылтау бүлекчәсе игенчесе Фәһим Насыйров. Тәҗрибәле механизаторның хезмәттәшләре Ленар Мурзин, Рөстәм Кәлимуллин, Илдар Хисамов белән Самат Багавиев фикере дә шундый.