Узган шимбәдә Казан Агропаркында Чирмешән, Черкен, Балтай, Сатмыш, Дәвеш, Бакырчы, Биеш, Акхуҗа, Ындырчы, Болынбалыкчы авыл җирлекләре сәүдә итте. Апаслыларның товар төрлеге, сатып алучылар күплеген министр аерым билгеләп үтте. Агрофирма, “Алга”, “Табар”, “Яңа юл”, Рәхимов исемендәге хуҗалыклар алып барган азык-төлеккә дә сорау зур булды. 19 сентябрьдә апаслылар икенче ярминкәдә катнашачак. График буенча чираттагы ярминкәгә Әлмәндәр, Болгаер, Күккүз, Ишееево, Каратун, Кызылтау, Коштавылы Йомралы, Тутай, Чүрибураш авыл җирлекләре әзерләнә.
-Үзе җитештергәнне Казан сатып алучысына тәкъдим итәргә теләүчеләргә авыл җирлекләре, район авыл хуҗалыгы идарәсенә яки миңа мөрәҗәгат итәргә кирәк,-ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Булат Гыйльманов.
Узган ел ярминкәләргә үзе барып катнашучыларга Татарстан хөкүмәте юл-транспорт бәясен кире кайтарды. Быел да шулай булачак. Моның өчен министрлыкның махсус вәкиләре сәүдә башлангач, товар белән килгән һәр транспортны барлап, исемлеген төзи.