– Көндәлек эшләргә тотынганчы үземнең гражданлык бурычымны үтисем килде. Көне дә бүген бәйрәмчә бит. Иртәдән үк ялтырап кояш чыкты. Гүя табигать тә безгә якты, матур, мул киләчәк юрый, – ди ул.
Сайлауга иртәдән үк гаиләләре белән килүчеләр дә күп иде. Мисал өчен Эльбрус, Роза, Илшат һәм Эльвира Газимовлар, Гөлфруз һәм Марат Фәхретдиновлар, Лилия һәм Марат Нәбиуллиннар, Фәһим һәм Миләүшә Гомәровлар.
– Бүген һәммә кешегә бәйрәм. Бик теләп гаиләбез белән килдек. Үзебез ышаныч белдергән кешегә тавыш бирдек. Тормышыбызның тагын да ямьле буласына ышанабыз, – диделәр Фәхретдиновлар.
Әлеге сайлау участогында 13 яшь тавыш бирүче теркәлгән. Мисал өчен, Динар Зәйнуллин, Илүзә Гобәйдуллина, Алинә Шәрәфуллина сайлауда беренче тапкыр катнаштылар. Аларга да истәлекле бүләкләр әзерләнгән иде.
– Бу көнне бик озак көттем. Минем дә кулыма паспорт алып, әти-әнием, апам кебек сайлауга киләсем бик килгән иде. Әлеге вакыйга мәңгелеккә күңелемдә калачак, – ди Илүзә Гобәйдуллина.
Халык бик актив. Киләләр, сайлыйлар, бер-берсе белән күрешәләр, хәл-әхвәлләрен белешәләр. Бүгенге көн бәйрәмне хәтерләтә, – ди комиссия әгъзасы Сания Усманова.
Үзәк китапханә янында сәүдә ноктасы хезмәт күрсәтте. Теләгән кеше кондитер әйберләре сатып алды. Шунда ук чәй өстәле дә оештырылган иде.
– Коймак белән чәйләр эчтек. Дуслар белән эчкәндә ул чәй бигрәк тә тәмле бит. Бүген хуҗалык эшләренә тагын да яхшы кәеф белән тотынабыз инде, – диде иртәнге сәгатьләрдә үк сайлау участогына килгән Даимә апа Тимеркәева.