882 номерлы Иске Әнәле сайлау участогында да ерактан ук бәйрәм рухы сизелде. Сайлаучыларны җыр-музыка, тәмле коймак, шашлык каршы алды.
– Бездә 296 сайлаучы бар. Алар бер-бер артлы сайлауга килә. Участокның бушап торганы юк. Барысы да гадел һәм оешкан төстә бара, – ди участок сайлау комиссиясе рәисе Марат Ногманов.
Иске Әнәледә соңгы елларда бик күп күзгә күренерлек эшләр эшләнде, тормыш шартлары яхшырды. Бу – сайлаучыларның күңел күтәренкелегендә дә чагыла.
– Бик күпне күргән кеше буларак, бүгенге тормышка сөенеп бетә алмыйм. Көнемне дә бүген лаеклы кешеләргә тавыш бирүдән башладым, – ди Иске Әнәленең иң өлкән кешесе Мансур Шиһабиев.