Болынбалыкчыда яшәүче Сария әби Әгълиуллина 90 яшьлек олы юбилеен каршы алды. Тормыш юлында күпне күргән, намуслы хезмәт юлы үткән юбилярны тәбрик итәргә район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, район ветераннар Советы җитәкчесе Мәнфүсә Хәкимҗанова, Болынбалыкчы авыл җирлеге башлыгы Римма Гыйльметдинова барды. Сария әбигә район башлыгы исеменнән Котлау хаты һәм бүләкләр бирелде.