Үзәк ял паркы үзгәрде, көязләнде

2015 елның 26 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президентының парклар һәм скверлар буенча ярдәмчесе Наталья Фишман Апас районында булды.

Әлеге эшлекле сәфәрнең төп максаты – район җитәкчелеге белән берлектә Парк һәм скверлар елына нәтиҗәләр ясау, төзелгән объектларны карау, киләчәккә билгеләнгән планнарны уртага салып сөйләшү иде.

Наталья Фишман һәм аның төркеме районның Парк һәм скверлар елы уңаеннан төзелүче һәм республика тарафыннан финансланган Үзәк ял паркында булды. Алар паркны тулысынча карап чыктылар һәм үз киңәшләрен бирделәр, тәкъдимнәрен җиткерделәр.

Үзәк ял паркы күзгә күренеп үзгәрә, көязләнә, яшелләнә, уңайлылыклар арта. Киләчәктә эшләр Наталья Фишман тәкъдимнәрен дә истә тотып алып барылачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International