“Апас хәбәрләре” телекомпаниясенең шеф-редакторы Гөлнара Сөнгатуллинага Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хаты тапшырылды

2015 елның 28 октябре, чәршәмбе
26 октябрьдә Казан шәһәренең мәдәни үзәгендә “Татарстан – Яңа гасыр” республикакүләм иҗтимагый хәрәкәтенең чираттагы утырышы узды. Биредә “Апас хәбәрләре” телекомпаниясенең шеф-редакторы, “Татарстан – Яңа гасыр” республикакүләм иҗтимагый хәрәктенең Апас бүлеге җитәкчесе Гөлнара Сөнгатуллина да катнашты. Иҗтимагый хәрәкәтнең эшчәнлегенә саллы өлеш керткәне, аның программаларын тормышка ашыруда зур көч куйганы өчен Гөлнара Сөнгатуллинага Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хаты тапшырылды. Хезмәттәшебезне котлыйбыз, яңа уңышлар телибез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International