Бүгеннән "Болгарда төзелә торган кунакханәгә иң яхшы исем" өчен интернет-тавыш бирү старт ала. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә игълан ителде.
Конкурс комиссиясе барлык шартларга туры килә торган биш исем -"Кул Гали", "Великий Болгар", "Хан Палас", "Караван Сарай", "Алмуш" сайлап алды.
Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лиана Сәетова, агымдагы елның 7 августында Болгарда төзелә торган кунакханә өчен иң яхшы исемгә конкурс игълан ителгәнлеген искәртте. Кунакханә комплексы агымдагы елның апрелендә төзелә башлады һәм 2017 елның җәй ахырында ачылачак.
Тавыш бирү 29 октябрьдән 12 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Болгарда төзелә торган кунакханәгә иң яхшы исем өчен "Татар-информ" МА (http://www.tatar-inform.ru), Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты (http://tourism.tatarstan.ru), Яңарыш фонды (http://yanarysh.tatarstan.ru) сайтларында биреп була. Иң күп тавыш җыючы исем җиңеп чыгачак.