Мәскәүне саклауда катнаша

2015 елның 30 октябре, җомга

Казанда Мәскәү көннәре узу чарасы Шәмбалыкчыда яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Зиннәт абый Хәйруллин өчен кабат бер истәлекле вакыйга булып калды. 1941 елда сугышка киткән егет Мәскәүне дошманнардан саклый, Мәскәү яны сугышларында катнашып батырлыклар күрсәтә.

“Мәскәүне фашистларга бирмәдек, 1942 елда Мәскәү тирәсен тулысынча дошманнардан азат иткән өчен “За оборону Москвы“ медале белән бүләкләндем. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы көннәрендә хөкүмәтебез кабат зурлады мине, “За битву за Москву“ медале алдым“, – ди ул.

Мәскәү мэры Сергей Собянин исеменнән Зиннәт абый Хәйруллинга медаль, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк килде. Ветеран тормыш иптәше Саймә апа белән кыш айларын Казанда балалары янында үткәрәләр икән. Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев Казанга барып, изге теләкләре белән ветеранны тәбрикләп, бүләкләр тапшырып кайтты.

“Мине онытмавыгыз өчен рәхмәт, мине белгәннәргә сәламнәр әйтегез“, – дип озатып калды безне Зиннәт абый Хәйруллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International