Морзалар мәктәбе укучысы Раил Гыйлманов Республикада үткән Мәскәү көннәре бәйгесендә I урынны яулады

2015 елның 2 ноябре, дүшәмбе
28-30 октябрьдә Татарстан Республикасында Мәскәү көннәре киң колач белән үтте. Шул чара кысаларында “#Мәскәү көннәре” хэштегы белән үткән фотоконкурста Морзалар урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Гыйлманов Раил I урынны яулады һәм Мәскәү шәһәренә 3 көнгә 2 кешелек экскурсион путевка белән бүләкләнде. Юлламага башкалабызга самолетта очу, страховка, кунакханәдә тору, ашау-эчү чыгымнары һәм төрле мавыктыргыч экскурсияләр кергән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International