Апасның эшче яшьләре бию командасы бүген гала-концертта чыгыш ясый

2015 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Безнең Апас яшьләренең бию командасының “Безнең заман” III Республика телевизион фестиваленең суперфиналында уңышлы чыгыш ясап, 2 урын яулаулары хакында язган идек. Бүген исә алар Казан шәһәренең Пирамида күңел ачу үзәгендә гала-концертта катнашачаклар. Фестивальнең Гран-при бүләген яулаган җиңүчегә диплом, Президент кубогы һәм 100 000 сум күләмендә акчалата премия тапшырыла. Афәрин, егетләр һәм кызлар! Сезгә уңышлар телибез.

Бу проект Татарстан Президенты ярдәмендә 2013 елда башланып китте. Анда эшче яшьләр (18 яшьтән алып 35 яшькә кадәр) үзләренең иҗади осталыкларын күрсәтә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International