Күкшем авылында яшәүче Габбас бабайга 90 яшь

2015 елның 3 ноябре, сишәмбе

1 ноябрьдә Күкшем авылында яшәүче хезмәт ветераны Габбас бабай Биккинин олуг юбилеен каршылады. Тормыш иптәше Мәгъфируз әби белән 10 бала тәрбияләп үстергән алар. Бүген Габбас бабай балалары, оныклары, оныкчыклары тәрбиясен тоеп хасиятле гомер кичерә.

Юбилярны район башлыгы урынбасары Марат Нуриев тәбрикләп Рәсәй Президентының Котлау открыткасын һәм истәлекле бүләген тапшырды. Шулай ук “Алга“ хуҗалыгы җитәкчелеге дә изге теләкләре белән күчтәнәчләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International