Апас муниципаль район башлыгы Рәшид Заһидуллин барлык эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлый

2015 елның 10 ноябре, сишәмбе

10 ноябрь – эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне. Халык тынычлыгы, иминлеге сагында тору, кешеләрнең тормышын җинаятьчеләрдән яклау – болар җиңел бурычлар түгел. Бурыч һәм намус дигән төшенчәләргә тугры калып, закон кушканча эшләсәгез һәм яшәсәгез иде.

Хөрмәтле эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, милициядә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар! Сезне барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм, үзегезгә, гаиләгезгә, якыннарыгызга саулык-сәламәтлек, иминлек, ныклык, бәхет-шатлыклар телим. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International