Татарстан республикасының муниципаль берәмлекләре арасында “Сәламәтлек территориясе” исеменә конкурс уздырыла. Беренче урынны алган муниципаль берәмлек 1,5 млн сум күләмендә приз алачак. Икенче урынга 1 млн сум, өченче урынга 800 мең сум вәгъдә итәләр, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Конкурс 2 этапта узачак: беренчесе – сайлау туры, ул 10-20 ноябрь көннәрендә бара. 4 декабрьдә тәмамланачак икенче этапта җиңүчеләрне оештыру комитеты әгъзалары билгеләячәк.
Җиңүчеләрне билгеләүдә сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча муниципаль программаларны тормышка ашыру, муниципалитет территориясендәге иҗтимагый урыннарда тәмәке тартуга кагылышлы кануннарны үтәү, спорт белән шөгыльләнер өчен шартлар булдыру һәм башка мәсьәләләр карала. Конкурсның төп максаты – республикада сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.