Апас балаларына Татарстан Президентыннан зур бүләк

2015 елның 13 ноябре, җомга

– Апасның “Алтын алка” Боз сараена махсус автобус биреләчәге турындагы хәбәрне Казанда Су спорты буенча дөнья чемпионаты барган көннәрдә алдык. 5 ноябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аның ачкычын тапшырды. Татарстан буенча ул көнне балалар спорт мәктәпләренә 11 автобус бирелде, – ди директор Фәнис Зәйнуллин.

44 урынга исәпләнгән кардай ак “НЕФАЗ” автобусы районның яшь хоккейчыларын Татарстанкүләм хоккей турнирларына алып бару, катнашу проблемасыннан коткара.

– 2014-2015 спорт уку елында, мәсәлән, 2002-2005 елларда туган яшь хоккейчыларны ярышларга читтән автобус яллап 30 тапкыр  алып бардык һәм моңа 425 мең сум чамасы акча тоттык, – дип дәвам итә сүзен директор. – Үзебезнең бозда 25 шундый зур ярышлар үткәрдек. Быел да эш планыбыз шуннан да ким түгел.

“Алтын алка” боз балалар спорт мәктәбе директоры урынбасары Раилә Каюмова сүзләренчә, биредә бүген бакча яшеннән башлап барлыгы 274 бала шөгыльләнә. 2002-2003 һәм 2004-2005 елларда туган балаларның ике хоккей командасы оешкан. Алар былтыр яшьтәшләре арасында ярышларда 8 тапкыр призлы урыннар яулаган.

Бозда дәресләр катгый билгеләнгән сәгатләрдә башлана, мәктәптәгечә 45 минут бара. Дәрес-тренировкалар барышы Казанга он-лайн режимында трансляцияләнә. Шул минутларда Апас бозы буш булса, Татарстан спорт һәм туризм министрлыгы җитди чаралар күрә. Район үзәге балаларыннан тыш “Алтын алка”да Борнаш, ИскеЙомралы, Каратун яшь хоккейчылары да үз дәресләренә йөри. Атнаның билгеле бер көннәрендә Апасның “Кояшкай” һәм “Салават күпере” балалар бакчалары нәниләре боз шуа. Яңа автобус Апаска Свияжский бистәсенең “Ләйсән”, Каратунның “Гөлчәчәк” бакчаларында тәрбияләнүче балаларны да йөртәчәк. Моннан тыш, аерым көннәрдә Азбаба, Чирмешән юнәлешенә кузгалып, шул яктагы авыл мәктәпләре балаларын да хоккей дәресләренә алып киләчәк. Һәр атнаның шимбә-якшәмбесендә Апас районы хоккей командаларын мәктәп Спартакиадасы, “Алтын алка”, Татарстан беренчелеге турнирларына алып барачак.

Рәсемдәге бу балаларны яңа автобус янәшәсендә күрү үзе үк күңелле тамаша:

– Башкаларның зур, җайлы автобусларга гына утырып ярышларга килүенә бик кызыга идек. Инде хәзер үзебезнең автобусыбыз бар, болай булгач, җиңүләр дә күбрәк булачак, – дип ышандырды мине команда капитаны Рафаэль Сафиуллин. Уенчылар Айдар Ярхәметдинов, Илназ Садыйков, Илмир Хәлиуллин бер дә тарсынып тормыйча автобусны кочаклап ук алдылар:

– Безне шулай шатландырган Президент Рөстәм абый Миңнехановка, район җитәкчелегенә рәхмәт, – диделәр. Аларның ихластан, табигый бер самимилек белән шушы тарихи вакыйгага сөенүләрен күрсәгез иде сез!.. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International