Татарстанның Идел аръягы районнарында янгын куркынычсызлыгы зона отряды идарәсе Апаста урнашкан.

2015 елның 17 ноябре, сишәмбе

Татарстанның Идел аръягы районнарында янгын куркынычсызлыгы зона отряды идарәсе Апаста урнашкан. Аның җитәкчесе Леонид Ромачков:

-Безнең өстәмә, республика бюджетыннан финансланучы 13 пост-деполар 7 районга бүленгән. Аларда барлыгы 26 янгын сүндерү машинасы, 150 кешелек коллектив бар. Ун айда безнең янгынчы-коткаручылар 155 чакыру кабул итте, шул исәптән Апас районының Балтай, Әлмәндәрдә урнашкан өстәмә пост-депо янгынчылары 7 тапкыр урыннарга чыктылар. Ялган чакырулар да булды-10 ноябрьгә безнең пультта шундый 9 очрак теркәлде. Суд карары буенча, мондый вөҗдансызлар чыгымнарны үзләре каплый, тикшерү ачыклаган ялганчылар берничә мең сумлык штраф түләде. Безнең хезмәткәрләр 49 юл-транспорт һәлакәте булган урынга чыгып, зыян күрүчеләргә тиешле ярдәм күрсәтте.

Көзгә кергәч, күпләп мунчалар яна башлый. Апаста инде шундый 6 очрак булды. Янгынны булдырмавы җиңелрәк-шуңа да мич-морҗалар, электр үткәргечләрен даими тикшереп торыгыз, вакытында алыштырыгыз. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәгез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International