Урта Балтай мәктәбенең укучы кызлары “Фән фестивале – 2015“ бәйгесендә югары бәя алганнар

2015 елның 17 ноябре, сишәмбе

5-7 ноябрьдә Яшел Үзән шәһәрендә академик Кирпичников исемендәге химия лицеенда “Фән фестивале – 2015“ бәйгесе үтте. Урта Балтай мәктәбеннән Алсу Нуруллина җитәкчелегендә Алсинә Рәхмәтуллина белән Албина Колкова бу бәйгедә катнашып үз проектларын якладылар һәм жюри тарафыннан югары бәя алдылар. Беренче урынны яулаган кызлар беренче дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнделәр. Җитәкчеләре Алсу Нуруллина Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының Рәхмәт хатына һәм Дипломга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International