Апас эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Ринат Паймурзин медальгә лаек булды

2015 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Апас эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәрендә узган республикакүләм самбо ярышларында катнаштылар. Илфат Шиһабиев, Айрат Нуруллин, Ринат Паймурзин, Ранис Халиков, Илшат Мухамовны берләштергән Апас районы командасы биредә дүртенче урынны яулады. Ринат Паймурзин үз үлчәм авырлыгында өченге урынга лаек булды. Аңа медаль һәм Мактау грамотасы бирелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International