Апаста яшәүче Ринат һәм Кәүсәрия Салаховлар 55 ел бергә парлы гомер кичерәләр

2015 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Апас авылында гомер кичерүче Ринат һәм Кәүсәрия Салаховларны белмәгән кеше сирәктер. Укытучы һөнәрен сайлаган бу парларга районның төрле мәктәпләрендә эшләргә туры килә. Кәүсәрия апа яраткан хезмәтенә кырык ел гомерен багышлый, ә Ринат абый ике дистә ел эшләгәннән соң, партия, совет эшенә килә.

– Мәктәптә укыткан елларны еш искә алып, укучыларны берәм-берәм күз алдына китерәбез, уңышларына сөенәбез, илебезнең төрле почмакларыннан рәхмәт хатлары килә безгә, – диләр алар.

Ринат абый ун елдан артык Апас ветераннар Советын җитәкләде. Районның “Тынгысызлар“ ансамбле белән еш чыгышлар ясыйлар. “Яшем олыгайса да, картаерга ашыкмыйм әле“, – ди ул шаяртып. Бер-берсенә терәк, таяныч булып, балалары, оныклары, оныкчыкларының изге хәбәрләренә сөенеп бәхетле картлык кичерәләр. Бу көннәрдә аларның бергә гомер итүләренә 55 ел булды. Яраткан укытучыларымны зөбәрҗәт туйлары белән тәбрикләп, сәламәтлек телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International